Заман сулышы

Чит ил фермеры сөйгәненә үзенчәлекле бүләк ясаган

“Мин сөйлимен Япун белән Кытайны, син сөйлисең Хөббениса түтәйне” кебегрәк килеп чыккан Британиядә яшәүче фермерның сөйгәненә тәкъдим ясау тарихы.

Ир нибары үзенчәлекле итеп тәкъдим ясавын бар дөньяга күрсәтергә теләгән. Әмма аны аңламаганнар һәм хупламаганнар гына түгел, ә тәнкыйтьләп чыкканнар. Хәтта хайваннарга карата явыз мөнәсәбәте өчен җаваплылыкка тарттырырга да чакырганнар.

Нишләгән соң фермер? Сөйгәненә өйләнешергә тәкъдим ясау билгесе булган  балдакны хатын савачак сыерның имчәгенә кидереп куйган. Интернеттагы җәмәгатьчелек исә ирнең бу кыланмышы аркасында сыер зур газап кичергән дигән фикердә...

Чыганак: topspiski.com

Фото: topspiski.com

Реклама

Автор : Ибрагимова Эльмира

https://omet-rb.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: