Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Даниил – алтын, Артем – көмеш

Лениногорск акробатлары муниципаль районнар арасында уздырылган ярышларда көч сынашып кайттылар. Бәйге Яр Чаллы шәһәренең “Олимпийский”спорткомплексында үтте.

Бу ярышларда Татарстанның  Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Лениногорск, Чаллы шәһәрләреннән  җыелган спортчылар гына түгел, күрше Башкортстанның Октябрьск шәһәре һәм Киров өлкәсенең Вятка Аланыннан килгән акробатлар да катнашты. Бәйге программасына батутта һәм акробатик юлда сикерү  төрләре кергән иде.

Лениногорск спортчылары акробатик юлда сикерү ярышларында көч сынаштылар һәм югары күрсәткечләргә ирештеләр.

Икенче спорт разряды буенча чыгыш ясаган 9-10 яшьлек малайлар арасында безнең Даниил Неустроев  бернче урынны яулады, икенче якташыбыз Артем Ганиев икенче урынга чыкты.

Беренче спорт разряды буенча 11-12 яшьтәгеләр категориясендә ярышкан Айдар Мостафин  өченче  урынга ия булды.

Спорт мастерлыгына кандидат программаларында көрәшкән 13-14 яшьлек  үсмерләр арасында Лениногорск акробаты Сергей Перов – икенче, ә Андрей Зубок өченче урынга чыктылар. Әлеге спортчыларны мондый җитди ярышларга  тенерлары  Анатолий Савельев, Зилә Савельева һәм Руслан Хөснетдинов  әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Даниил – алтын, Артем – көмеш