Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дару рекламасы тыелачак?

Ачык мәгълүмат чыганаклары белешмәсе буенча, елына 55 мең кеше даруларны дөрес кулланмаудан үлә.

ЛДПР депутаты Максим Зайцев Дәүләт Думасына теле- һәм радиопрограммаларда даруларны рекламалауны тыя торган закон проекты кертте. Бу турыда парламентның түбән палатасы мәгълүматлары базасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Закон проектында теле- һәм радиопрограммаларда дару чаралары рекламасын тыю каралган», диелгән документ аңлатмасында.

Закон проекты авторы ачыклаганча, дару препаратлары рекламасында аларны куллану зарарлы булырга мөмкинлеге, инструкция белән танышырга яки белгеч белән киңәшләшергә кирәклеге әйтелә. Әмма гражданнар авыртуны дару белән ашыгыч бетерергә кирәк булганда еш кына бу хәбәргә игътибар итми.

Ачык мәгълүмат чыганаклары белешмәсе буенча, елына 55 мең кеше дару чараларын дөрес кулланмаудан үлә. 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев