Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Думасына сайлауларда Татарстанда 42 вакытлыча участок эшләячәк

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 128 нче утырышында Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында тавыш бирү өчен 42 вакытлы сайлау участогы булдыру турында карар кабул ителде.

Участокларны гражданнар вакытлыча була торган урыннарда: медицина учреждениеләрендә, шифаханәләрдә һәм «Казан» халыкара аэропортында оештыралар.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, вакытлы участоклар булдыру һәр сайлаучыга, тормыш шартларын исәпкә алып, сайлауларда катнашуга конституциячел хокукны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.

"Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлау законнары таләпләренә тулысынча туры китереп, сайлаучылар вакытлыча була торган урыннарда уңайлы тавыш бирү өчен барлык кирәкле шартларны тудыра. Сайлауларга ирешү мөмкинлеге – республика сайлау системасының төп стандартларының берсе", - диде Кондратьев.

Аның сүзләренә караганда, вакытлы сайлау участоклары 18, 19 һәм 20 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев