Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дөрес булмаган хәбәр: Республика клиник хастаханәсенә коронавирус йоктырган пациентлар китерелмәгән

Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә дәвалау учреждениесенә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар китерелүе турындагы мәгълүматны кире кактылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хастаханәнең матбугат сәркатибе хәбәр итте.

 

Мессенджерларда Республика клиник хастаханәсенә коронавирус йоктырган пациентларны китерүләре турында хәбәрләр тарата башлаганнар.

«Әлеге мәгълүмат ялган, ул дөреслеккә туры килми. Кадерле татарстанлылар һәм республика кунаклары! Зинһар өчен, паникага бирелмәгез – Республика клиник хастаханәсе гадәти режимда эшли», - дип белдерделәр медицина учреждениесендә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев