Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эксперт 2021 елга доллар һәм евро курсы буенча фараз бирде

2021 елда доллар курсы — 70-80 сум, ә евро 82-92 сум чикләрендә булачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

«Ел ахырына рубль, тышкы дөнья базарларындагы уңай яңалыклар белән бәйле рәвештә, доллар һәм еврога карата  акрынлап ныгыды, - дип белдерде „Русский Стандарт“ банкының финанс базарларындагы операцияләр департаменты директоры Максим Тимошенко. - Безнең фараз буенча, 2021 елда сәүдә диапазоннарында АКШ доллары -70-80 сум, ә евро-82-92 сум тирәсендә тирбәләчәк».

Шулай ук белгеч, узган ел Россия халкы валютаны сатып алмыйча, ешрак аны сатканлыгын әйтте. Бу нисбәт 53процентка 47 процент тәшкил итә. 2019 елда, киресенчә, валюта сатылганга караганда ешрак сатып алынган.

Россия Банкының рәсми курсы буенча ел башына доллар курсы 73,88 сум, евро — 90,79 сум тәшкил итә. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев