Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Экспертлар Россиядә Covid-19 кабатланырга мөмкин булган вакытны атады

Чит илләрдә коронавирус белән авыруның иң югары ноктасы узганнан соң, Россиядә Covid-19 белән авыручылар янә артырга мөмкин. Бу хакта сораштырылган экспертларга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

 

«Мин әлегә авыручыларның янә артуына сәбәп күрмим. Ул башка илләрдә авыруның иң югары ноктасы кабатланганнан соң булырга мөмкин. Июль ахырында — августта безнең илдә авыручылар саны картырга мөмкин», — дип аңлатты инфекционист һәм вакцинолог Евгений Тимаков.

Шул ук вакытта белгеч игътибарны кайбер чикләү чараларының әһәмиятенә юнәлтте. «Әгәр кешеләр социаль дистанцияне һәм җәмәгатьчелек урыннарында битлек режимын сакласа, авыру йоктыручылар саны сизелерлек кимиячәк. Битлек вирус йоктыруны куркынычын берничә тапкырга киметә», — диде ул.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының академик Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург халыкны вакцинацияләү мөһим булуын әйтте.

«Әгәр дә без сентябрьдә Россиядә гомуми иммунизация башласак, ягъни авыру янә кабатланганырга мөмкин булган октябрь аенда бу дулкынны үзебез җиңәчәкбез», — диде ул.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/health/22-05-2020/ekspertlar-rossiyad-covid-19-kabatlanyrga-m-mkin-bulgan-vakytny-atady-5744606

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев