Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гимназия укучылары «Татар халык ашлары» белән танышты (+фотолар)

Лениногорскиның Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, «Туган якны өйрәнү сандыгы» клубы кысаларында, 11 нче гимназиянең 3нче «Б» сыйныф укучылары белән «Татар халык ашлары» дип исемләнгән уен программасы үткәрде.

Китапханәче аларга татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде, татар милли ризыклары белән таныштырды. Укучылар чәк-чәкнең Идел буе Болгарда барлыкка килүе һәм ни өчен эчпочмак иң популяр татар «стритфуды» икәнлеге турында белделәр. 

Укучылар, язучы Александр Дюманың чәк-чәк рецептын «Иң зур кулинар сүзлектә» бастырып чыгарганын белделәр. Татар кулинария йортының пешекчесе Юныс Әхмәтҗанов турында мәгълүмат белән таныштылар. Алар милли кулинария үсешенә зур өлеш керткән. 

Соңыннан, балалар «Самовар» татар уенын уйнады һәм «Татар халык ашлары» видеоклибын карады. Чара «Татар милли ашлары» уены белән тәмамланды.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск Үзәк балалар китапханәсенең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев