Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халыкны нәрсә борчый?

Башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев рәислегендә үткән "туры элемтә"дә шәһәрнең коммуналь предприятие җитәкчеләре белән беррәттән, сәламәтлек саклау, Гадәттән тыш хәлләр, "Роспотребнадзор", Мәгариф идарәсе һәм башка хезмәт вәкилләре катнашты. Сәгать ярым барган "кайнар линия"гә 16 шалтырату килде. - Халыктан, дөресрәге, пенсионерлардан, ветераннардан дәгъвалар ешайды. Аларның күпчелеген, әлбәттә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү...

Башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев рәислегендә үткән "туры элемтә"дә шәһәрнең коммуналь предприятие җитәкчеләре белән беррәттән, сәламәтлек саклау, Гадәттән тыш хәлләр, "Роспотребнадзор", Мәгариф идарәсе һәм башка хезмәт вәкилләре катнашты. Сәгать ярым барган "кайнар линия"гә 16 шалтырату килде.


- Халыктан, дөресрәге, пенсионерлардан, ветераннардан дәгъвалар ешайды. Аларның күпчелеген, әлбәттә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү проблемасы борчый. Җыелуыбызның төп максаты - әлеге өлкә буенча аңлату эшләре үткәрү,- дип башлады сүзен Нәфис Нурлыхакович.
Иң беренче шалтырату "АРГО" җәмгыяте мастерлары, ишегалды җыештыручылары адресына иде. Көннең буранлы булуына карамастан, ишегалдының җыештырган булуы өчен рәхмәт әйтте шалтыратучылар.
"Туры элемтә" барышында яңгыраган сораулар төрлелеге белән аерылып тормады: һаман шул торак-коммуналь хуҗалык тирәсендәрәк иде.
Чайковский урамындагы 21 нче, Степная урамы, 1 нче йортта яшәүчеләр, мәсәлән, йортның салкын булуына зарланса, Шашин урамындагы 45 нче йорт, Халыклар дуслыгы урамындагы 3 нче йортта яшәүчеләрне ремонт мәсьәләсе борчый. "Бу йортлар быел капиталь ремонт программасына кертелгәнме-юкмы?" дип сорады шалтыратучылар. Суворов урамы, 4 нче йорт халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләрен аңлатып бирүне сорады. Телефоннан аларга мөмкин кадәр гади итеп, коммуналь хуҗалык предприятиесе вәкилләре аңлатма бирде. Түләү квитанцияләрен халыкка аңлаешлы итеп үзгәртү турында сүз булган иде инде. Чыннан да, аңлашылмый бит. Тик әлегә кадәр үзгәреш юк.
Моннан тыш, җир участокларын рәсмиләштерү тәртибе, су өчен ОДН түләүгә кагылышлы сораулар, йорт түбәләрен яңарту, субсидия, юлларны асфальтлау кебек сораулар да булды.
Барлык шалтыратулар җитәкчеләр тарафыннан контрольгә алынды. Алар буенча киләчәктә күчмә комиссия утырышлары булачак, ә кайбер сораулар буенча шалтыратучылар җитәкчеләр янына шәхсән үзләре чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык