Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илфак Шиһапов: «Бүгенге заман туташларын чын күңелдән кызганам»

25 яше тулып килүче бер таныш кыз зарлана: «Кияүгә чыгарга вакыт җиткәнен дә беләм, тик кемгә? Бер-ике тапкыр очрашып алырга теләгән егетләр күп, тик менә кияүгә алам дигәне юк бит!» 21е тулырга маташучы икенче кыз: «Юк, егет тә юк, очрашкан да юк. Тагын бер-ике ел көтәм дә үземә иптәшкә бәбәй...

25 яше тулып килүче бер таныш кыз зарлана: «Кияүгә чыгарга вакыт җиткәнен дә беләм, тик кемгә? Бер-ике тапкыр очрашып алырга теләгән егетләр күп, тик менә кияүгә алам дигәне юк бит!» 21е тулырга маташучы икенче кыз: «Юк, егет тә юк, очрашкан да юк. Тагын бер-ике ел көтәм дә үземә иптәшкә бәбәй табам да үстерәм. Эшем бар, торыр урыным бар...» - ди.

30ы тулып килүче яки тулып киткән берничә туташтан әзрәк башкачарак сүзләр: «Ичмасам, берәр нормальный ир очраса, бәби табып булса да каласы иде», - дигәнне ишетәм.

Егетләр юк, ирләр юк диярсең. Ә бит болай караганда, бар кебек алар.
Эчкечелектән дәвалый, дөрес­рәге, «запойдагы»ларны айныта торган клиника. 45ләп ир-ат ята. Күбесе -30-35 яшьлекләр. Болар инде берничә тапкыр кодлаштырылган, айнырга, тормыш корырга уйламаучылар. Эш кайгысы да, гаилә кайгысы да юк боларда...

...Наркоманнарны дәвалый торган үзәк. Алтмышлап кеше ята, күбесе - 22-30 яшьлек егетләр. Болар - ныгытып наркотик кулланучылар, ни аяныч, тик әйтми булмый: болар инде кеше була алмая­чак. Чаллыда яшәүче бер туташ кияүгә чыкты. Ире матур сөйли, киенә, каядыр эшләп тә йөри. Өч айдан ир «передозировка»дан җан тәслим кылды. Әле дә авырга узмаганмын, дип шатлана бүген ул ханым.

Төрмәләр яшь ирләр белән тулган, күпме ир-ат ир-атларны ярата, күпмесе авыру! Ходаем, әле дә бу җиргә хатын-кыз итеп тудыр­магансың дип шатланып утырырга гына кала.

Башкортстаннан бер таныш кыз белән телефоннан сөйләшәбез. Ул иптәш кызында кунакта. Телефоннан бала елаганы ишетелгәч, кем баласы, дип сорадым. Иптәш кызыныкы икән. Ире юк, аерылыштылар, диде. Авырлы чагында да бер сәбәпсезгә хатынын кыйный торган булган.
26 яшьлек бер егет белән сөйләшәм. Буе - метр да туксан. Төскә-биткә дә чибәр генә. Акча да эшли, машинасы да бар. Яшь кызларга менә дигән кияү кебек инде. «Илфак абый, нигә ул кызлар миңа?! Миңа машинасы, фатиры, акчасы булган олырак берәр хатын кирәк. Ичмасам, рәхәтләнеп яшәп калыр идем», - ди. Озак йөрмәде, кырыклар тирәсендәге бер хатын тапты бугай ул.

Тагын бер кыз сөйли: ­­
- Иске яңа елны бәйрәм иткәндә, ике егет иптәш кызым белән мине кафега дәштеләр. Матур гына утырдык. Тик менә официант счет китергәч боларда акча юклыгы ачыкланды. Үзем түләдем инде.
Мондыйлар белән тормыш корып буламы?! Буладыр бәлки, тик озакка түгел.
...Узган елның беренче яртысында Казанда барлыгы 4112 гаиләгә нигез салынган. Бу, алдагы елның шул вакыты белән чагыштырганда, 420 гаиләгә азрак. Икенчедән, шул ук беренче яртыеллык­та гына да 2360 пар аерылышкан. Ә бит бу яктан Казан - Идел буе округында иң яхшы күрсәткечләргә ия булган шәһәр. Россия буенча алсаң, һәр 1000 гаиләнең уртача 650се таркала. Кайбер өлкәләрдә бу сан 750гә җитә. Тарихта мондый хәлнең күзәтелгәне булмаган.

Спортзаллар, матурлык салоннары ханымнар вә туташлар белән тулган. Матуррак булсам, кияүгә тизрәк алырлар, дип хыялланучылар болар. Ләкин бүген егетләр матурлыкка кызыкмый. Хәер, юк - кызыга, тик бер-­ике кич өчен генә. «Чибәр хатын - синең хатын гына түгел ул» дигән гыйбарә ныклап кереп утыр­ган бүгенге егетләр һәм ирләр башына. Тормыш итәр өчен алар чибәрләрне түгел, бай кызларны эзлиләр.
Бүгенге заман туташларын чын күңелдән кызганам. Кызганам да, күпмедер горурланам да алар белән. Ялгыз булсалар да, тормыш­ларын көйлиләр, баласын да табалар, фатирын да алалар. Хатын-кыз - ил тоткасы, дигән әйтем бүген дөреслеккә бик туры килә.

Илфак Шиһапов

http://shahrikazan.com/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X