Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илкүләм проект буенча Татарстанның музыка мәктәпләре 106 млн сумлык уен кораллары алды

Узган елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 14 белем бирү учреждениесе барлыгы 106 миллион сумлык музыка уен кораллары белән тәэмин ителде.

Шулай ук республикада 8 авыл мәдәният йорты төзелде һәм Чаллыда курчак театрына капиталь ремонт ясалды. Бу хакта  ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Шулай ук үткән ел Татарстанда илкүләм проектлар буенча гомум белем бирү, музыка һәм спорт мәктәпләре, медицина учреждениеләре, урман хуҗалыкларының матди-техник базасы ныгытылды, аларга кирәкле күп төрле җиһазлар алынды. Татарстан Хөкүмәте аерым категория гражданнарга социаль түләүләр билгеләү һәм ярдәм итү өчен чаралар күрде, өстәмә белем алу мөмкинлеге тудырылды.

Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2021 елда әлеге максатларга 23 миллиард сум юнәлдерергә планлаштырыла.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X