Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илнар Сәйфиев игезәкләр алып кайткан хатынына бик зур бүләк ясаган (ФОТО)

Илнар һәм Ләйсән Сәйфиевлар гаиләсендә бик зур сөенеч. Кызлары Ләйләгә иптәшкә энекәш белән сеңелкәш алып кайтканнар. Әйе-әйе, берьюлы малай белән кыз - Ләйсән 13 май көнне игезәкләр алып кайткан. Ләйсәннең дә, сабыйларның да хәле яхшы, дип сөйләде Матбугат.ру хәбәрчесенә Илнар үзе. Бик матур итеп Аяз белән Айзилә дип исем кушканнар....

Илнар һәм Ләйсән Сәйфиевлар гаиләсендә бик зур сөенеч. Кызлары Ләйләгә иптәшкә энекәш белән сеңелкәш алып кайтканнар. Әйе-әйе, берьюлы малай белән кыз - Ләйсән 13 май көнне игезәкләр алып кайткан.

Ләйсәннең дә, сабыйларның да хәле яхшы, дип сөйләде Матбугат.ру хәбәрчесенә Илнар үзе. Бик матур итеп Аяз белән Айзилә дип исем кушканнар. Ә Ләйсәнгә Илнар шушы сөенечтән машина бүләк иткән.

Сәйфиевлар гаиләсен чын күңелдән котлап, балаларының тәүфыйклы, озын гомерле һәм бәхетле булып үсүләрен телибез.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев