Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Интернет-сәүдә – арзанмы, алдаумы?

Соңгы елларда интернет-ки­бетләр белән кызыксынучылар арт­ты. Сатучылар халыкны үз­ләре шуңа тартып кертергә тырыша. Гадел хезмәт күрсәтүчеләр янәшә­сен­дә кешене ярык тагарак янында утыртып калдыручылар да оч­рый. Быел ел башыннан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Кулланучылар хокукын яклау бү­легенә Татарстан халкыннан ин­тернет-сәү­дәгә кагылышлы 200гә якын шикаять кергән. Әлеге ин­спек­ция­нең бүлек җитәкчесе Розалия Арсланова әйтүенчә,...

Соңгы елларда интернет-ки­бетләр белән кызыксынучылар арт­ты. Сатучылар халыкны үз­ләре шуңа тартып кертергә тырыша. Гадел хезмәт күрсәтүчеләр янәшә­сен­дә кешене ярык тагарак янында утыртып калдыручылар да оч­рый.


Быел ел башыннан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Кулланучылар хокукын яклау бү­легенә Татарстан халкыннан ин­тернет-сәү­дәгә кагылышлы 200гә якын шикаять кергән. Әлеге ин­спек­ция­нең бүлек җитәкчесе Розалия Арсланова әйтүенчә, ши­каятьләр­не тик­шерү барышында интернет сәү­дәгәрләренең 70 процентының ни үзләре, ни оешмалары хакында мәгълүмат булмау ачыклана. Дө­рес булмаган адрес күрсәтүче алдакчылар да бар.

Чит илләрдән килгән байтак товарның аңлат­ма­сы юк. Булса да, аңлаешсыз, әйтик, кытай телендә язылган. "Бу - кулланучылар хокукын бозу. Россия халкына сәүдә күрсәтәсең икән, товарда һичшиксез русча аңлатма булырга тиеш", - ди Розалия Мәхмүтовна.


Интернеттан товар алырга уйласаң, башта ул сайт белән яхшылап танышып чыгарга кирәк, ди белгеч. Юридик адресы, тер­кәлү урыны күрсәтелгәнме? То­вар­ның фото-видеосурәтләре юк­мы? Халык нинди фикерләр язып калдырган? Боларның барысын да белү мөһим. Мәгъ­лүматлар бернинди шик тудырмаган икән, заказ бирәсең. Гадәт­тә, акчасын да шунда ук түләтәләр. Товарны китер­гәнче аннан баш тартырга уй­ласаң, моны закон рөхсәт итә. Алганнан соң 7 көн эчендә кире кайтарырга мөмкин.


Белгечләр шулай ук нык арзан товарга кызыкмаска куша. Андый әйбер йә сыйфатсыз була, йә аның саклану вакыты чыгып бара. Киле­шүләрне, барлык язуларны, фото­су­рәтләрне сакларга, чөнки соң­рак судта кирәк булырга мөмкин. Кибеттән көнкүреш техникасы сатып алганда да саклау вакыты языл­ган, мөһер сугылган булсын.

Чыганак: http://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев