Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ирина Шейк турында кызыклы мәгълүматлар: ветеран әби, КриРоның "мәңгелек кәләше"

Кыз Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск шәһәрендә туа. Чынлыкта Шейк - псевдоним, чын исем-фамилиясе Ирина Шәйхлисламова, чыгышы белән татар.

 

Мондый әби белән разведкага да барып була...

Күп кенә татарлардагы кебек үк, Ирина тәрбиясенә аның әбисе Галия Шәйхлисламова зур йогынты ясаган. Әби Ирина һәм аның сеңлесе Татьянаның тәрбиясе белән берничә еллар дәвамында шөгыльләнә, чөнки әниләре ике эштә эшли. Галия Гайнисламовна, шул ук вакытта бик гади генә кеше түгел. Ул 1924 елда Сибайда (БАССР) туа, Бөек Ватан сугышы вакытында разведкада хезмәт итә, Җиңүне Австриядә каршылый. Ә сугыштан соң элеваторда эшли.

«Син һәрвакыт безнең хәтеребездә шатлыклы, игелекле, кайгыртучан, тормышны сөюче булып каласың! Без синең белән горурланабыз һәм яратабыз! Бары тик синең кебек көчле хатын-кыз гына 19 яшендә үз ихтыяры белән Ватаныбызны якларга барырга мөмкин!",- дип яза Ирина Инстаграмдагы 2016 елда язылган постында. Ул 2013 ел ахырында туган җире Сибайда вафат булган Галия әбисен шулай  искә ала. Сүз уңаеннан, ул вакытта Ирина барлык эшләрен ташлап, соңгы көннәрендә әбисе янында булу өчен Сибайай хастаханәсенә килә.

Моңарчы берничә ай элек кенә Ирина социаль челтәрләрдә әбисе белән төшкән фотосын урнаштырып «сагынам сине» дип язып куйган булган, ә аңа кадәр еш кына Сибайда булган.

Криштиану Роналдуның "мәңгелек кәләше"

Әлбәттә, Шейк футболчы Криштиан Роналду белән биш еллык мөнәсәбәтләре аркасында бөтен дөньяга билгеле булды. Бу танылган шәхес белән бәйләнеш үзе артыннан аның тышкы кыяфәтенә һәм сөйләменә карата югары таләпләр дә куя. Иринаны зәвыксызлыгы, зиннәтле тормышка мәхәббәте өчен һәм кабарынкы иреннәре (модель иреннәре үзенеке дип ышандыра, аның балачак фотосурәтләре белән чагыштырырга киңәш итә) өчен дә битәрләгәннәр.

- Шейк искиткеч буй-сыны, озын аяклары, сексуальлеге белән җәлеп итүчән яшь хатын-кыз. Матурлыгына тел-теш тидереп булмый, әмма топ-модель югары дәрәҗәдә вульгар киенә. Акча белән проблема юк: күлмәкләрнең барысы да модалы, кыйммәтле булуы күренә. Ә менә зәвыгы юк, -  ди мода тарихчысы Александр Васильев.

 

Чыганак: "Миллиард татар"

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X