Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Иштирәк китапханәсендә театр йокыларын качырды

Иск Иштирәк авылы китапханәсе “Библиотөн” акциясендә катнашты. Ул көнне бездә “Театраль йокысызлык” темасы иде.


Китапханә ишекләре кичкә кадәр ачык булды. Башта балаларга китапханә буенча экскурсия узды, яңа китаплар белән таныштылар. Театр елына багышланган күргәзмәдәге китапларны карадылар.

Слайдлар аша театр актерларын күрделәр. “Театр иле” дигән викторинада катнаштылар.

Балаларга Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен күрсәттек. Моны бик яратып карадылар. Кичә ахырында татлы тәм-том белән сыйладык.


Светлана Шакирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X