Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Истанбулда теракт вакытында Чаллының балалар ансамбле дә шунда булган

Истанбулның Ататөрек халыкара аэропортында булган теракт аркасында 36 кешенең гомере өзелде, 150ләп кешенең сәламәтлегенә зыян килде. Ишеткән булсагыз, аэропортта кичә кич - Мәскәү вакыты белән сәгать 10нар тирәсендә, өч шартлау булды. Фаразлар буенча ике кеше үз-үзен шартлаткан. Теракт аркасында Төркия гражданнары гына түгел, чит ил кешеләре дә зыян күргән булырга...

Истанбулның Ататөрек халыкара аэропортында булган теракт аркасында 36 кешенең гомере өзелде, 150ләп кешенең сәламәтлегенә зыян килде.


Ишеткән булсагыз, аэропортта кичә кич - Мәскәү вакыты белән сәгать 10нар тирәсендә, өч шартлау булды. Фаразлар буенча ике кеше үз-үзен шартлаткан. Теракт аркасында Төркия гражданнары гына түгел, чит ил кешеләре дә зыян күргән булырга мөмкин. Бу хакта илнең премьер-министры Бинали Йылдырым җиткерде. Ул Истанбулга шартлау булган урынга килгән.
Гадәттән тыш хәл вакытында аэропортта Чаллының "Бисеринки" балалар бию ансамбле дә булган. 15 кыз һәм аларның укытучылары Болгариягә конкурска барган һәм анда 1 урын яулаганнар. Төркия аэропортында алар икенче самолетка күчеп утырырга тиеш булаган. Билгеле инде, рейс күчерелгән. Бәхеткә, аларга зыян килмәгән.


Сүз уңаеннан, теракт вакытында аэропортта Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге депутаты Максим Федоров та булган. бу хакта ул үзе социаль челтәрләр аша хәбәр иткән.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X