Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Итле ачык бәлеш рецепты

Кирәк булачак: камыр өчен - 200 г бәрәңге, 200 г он, 1 йомырка, 50 г май, тоз. Эчлек өчен - 500 г фарш, 2 болгар борычы, 1 помидор, 2 зур булмаган баш суган, 100 мл сөт өсте (сливки), 100 мл сөт, 2 йомырка, 2 аш кашыгы томат пастасы, тоз, борыч,...

Кирәк булачак: камыр өчен - 200 г бәрәңге, 200 г он, 1 йомырка, 50 г май, тоз.
Эчлек өчен - 500 г фарш, 2 болгар борычы, 1 помидор, 2 зур булмаган баш суган, 100 мл сөт өсте (сливки), 100 мл сөт, 2 йомырка, 2 аш кашыгы томат пастасы, тоз, борыч, сыр.
Пешерү тәртибе: Бәрәңгене чистартып, турап суда пешерергә. Суын түгеп, йомырка, май салып изәргә. Он салып, камыр басарга һәм майланган табага бушатырга. Борыч, суганны вак итеп турап, майлы табада кыздырып алабыз. Соңыннан ит фаршы, тоз салып, тагын бераз пешерергә. Кара борыч, ваклап туралган помидор салып яхшылап болгатабыз.
Эчлекне камыр өстенә бушатабыз.
Томат пастасын, сөт, сөт өстен бергә кушып болгатабыз. Соңыннан йомырка өстеп тагын бер каты болгатабыз һәм эчлек өстенә салабыз.
Ачык бәлеш 200 градус кызулыка 40 минут пешә. Әзер булыр алдыннан сыр да сибәргә мөмкин.
http://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев