Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Камал театры яңа урынга күченәчәк

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы кайда урнашачагы билгеле.

 

Аны башкаладагы Һади Такташ урамы һәм Кабан күле арасындагы мәйданда төзеячәкләр. Татарстан Президенты Казанның тарихи үзәген карап чыккач, әнә шундый карарга килде.

Яңа бина проекты халыкара архитектура конкурсы нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк, конкурста Татарстан архитекторлары командасы катнашуы мәҗбүри шарт итеп билгеләнгән. Театрның бүгенге бинасы 1987 елда төзелгән иде. Белгечләр фикеренчә, хәзер ул заманча таләпләргә туры килми. Шуңа күрә әлеге бинаны төзекләндерергә җыендылар. Нәтиҗәдә бу фикердән баш тартып, яңа урында төзелеш башларга карар кылынды.

Ватаным Татарстан

http://baltaci.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/kamal-teatry-yaa-urynga-kchenchk

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев