Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Канәфернең файдасы

Канәфернең дәвалау үзенчәлекләре күптән билгеле, Кытай медицинасында ул хәзер дә киң кулланыла. Бу хуш исле тәмләткеч бета-каротин, В төркеме витаминнары, С, Е витаминына, эфир майларына бай.

Киптерелгән канәфер күп авырудан ярдәм итә.


Авыз куышлыгы чирләре булганда, көн саен канәфер чәйнәгез. Бу киңәшне саклаучылар стоматит, пародонтоз, казналык ялкынсыну турында онытачак. Канәфер — авыз куышлыгын сафландыручы табигый чара. Аның эфир майлары авыздагы начар исне бетерә. Тамак авырта башлауга канәфер чәйнәргә була.


Ул ашкайнату эшчәнлеген, матдәләр алмашын яхшырта, ябыгырга булыша. Моның өчен ашарга 15 минут кала 2 канәферне 1 чәй кашыгы бал белән чәйнәргә кирәк.
Канәфер колит, метеоризмны да дәвалый, ашказаны согының әчелеге түбән булган гастриттан булыша.


Кан басымы түбән булудан ярдәм итүче чаралар күп түгел. Кан басымы төшүен сизү белән ашыкмыйча гына 2 канәфер чәйнәргә кирәк. Тәэсире кофедан ким түгел. Баш авырту бетәр, хәл керер.


Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, кан басымы югары булганда, канәфер белән дәваланырга ярамый!

Фото pixabay.com

http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/kanferne-faydasy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев