ҖӘМГЫЯТЬ
Казанда бензин бәясе арткан
14 мартка булган мәгълүматларга караганда, башкалада кайбер төр бензинга бәяләрнең артуы күзәтелә.
Казанда А-76 (АИ-80), АИ-95 маркалы бензин һәм дизел ягулыгына уртача бәяләр элеккеге дәрәҗәдә калган һәм бер литры уртача 31,33 сум 35,56 сум һәм 33,45 сум тәшкил иткән. Ә менә АИ-93, 92 маркалы бензин бәясе артып, литры 32,80 сумга...
14 мартка булган мәгълүматларга караганда, башкалада кайбер төр бензинга бәяләрнең артуы күзәтелә.
Казанда А-76 (АИ-80), АИ-95 маркалы бензин һәм дизел ягулыгына уртача бәяләр элеккеге дәрәҗәдә калган һәм бер литры уртача 31,33 сум 35,56 сум һәм 33,45 сум тәшкил иткән. Ә менә АИ-93, 92 маркалы бензин бәясе артып, литры 32,80 сумга җиткән.
Сүз уңаеннан: Киров, Ульян, Ижау, Пенза, Оренбург һәм Пермьдә дә АИ-93, 92 һәм АИ-95 маркалы бензинга уртача бәяләр күтәрелгән.
Уфа һәм Саранскида барлык маркалы бензинга һәм дизель ягулыгына уртача бәяләр элеккечә калган. Самарада исә бензин һәм дизель ягулыгы хакы күтәрелгән.
А-76 (АИ-80) маркалы бензинга иң түбән уртача бәяләр - Пенза һәм Саратовта, АИ-93, 92гә - Самарада һәм АИ-95 һәм дизель ягулыгына - Казанда теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев