Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кем гаепле: тәрәзәдән егылып, гомере өзелгән балалар саны арта

Җәй җитүгә, балалар арасында имгәнү очраклары ешая. Элегрәк кая да булса кул кыстыру, имгәнү, пешү, җәрәхәтләнү кебек күңелсез хәлләр күбрәк теркәлсә, соңгы елларда тәрәзәдән егылган балалар турында еш ишетергә туры килә. Белгечләр моны пластик тәрәзәләр куйдыручылар күбәюе белән бәйләп аңлата. Баксаң, күп очракта нәкъ менә тәрәзәгә чебен-черки кермәсен өчен куелган...

Җәй җитүгә, балалар арасында имгәнү очраклары ешая.
Элегрәк кая да булса кул кыстыру, имгәнү, пешү, җәрәхәтләнү кебек күңелсез хәлләр күбрәк теркәлсә, соңгы елларда тәрәзәдән егылган балалар турында еш ишетергә туры килә. Белгечләр моны пластик тәрәзәләр куйдыручылар күбәюе белән бәйләп аңлата. Баксаң, күп очракта нәкъ менә тәрәзәгә чебен-черки кермәсен өчен куелган москит челтәрләр егылуларга сәбәпче була икән. Челтәргә таянгач, аның беркетмәләре авырлыкка чыдый алмыйча, бала челтәр белән бергә барып төшә.
Республикада мондый аяныч очраклар соңгы арада бер-бер артлы булды. Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, күптән түгел Казанның Яңа Савин районында ике яшьлек малай 12нче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп вафат булган. Малай аш бүлмәсендәге тәрәзә төбенә менеп, черкидән саклану челтәренә таянган. Челтәр ертылган һәм сабый егылган.
30 майда Әлмәт шәһәрендә дә күпкатлы йортларның берсендә алтынчы кат тәрәзәсеннән егылып, дүрт яшьлек кыз харап булды. Нык җәрәхәтләнгән булу сәбәпле, табиблар аны коткарып кала алмаганнар. Узган якшәмбедә Киров районында чак шундый хәл кабатланмый калган. Өйдә ялгыз калган алты яшьләр чамасындагы бала тәрәзә төбенә үрмәләп менгән. Ярый әле абыйсы вакытында кайтып җитеп, энесен коткарган. Алтынчы катта яшәгән була алар да. Яшел Үзән шәһәрендә бишенче каттан егылып төшкән ике айлык кыз бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана.
- Гомумән алганда, балалар арасында үлем-китем очракларының кимүе күзәтелә. Шулай да соңгы биш елда 15-17 яшьлек үсмерләр арасында вафат булучылар 8,5 процентка артты. Үлемгә китергән сәбәпләр төрле: суга батулар, юл һәлакәтләре, буылулар һәм очраклы рәвештә биеклектән егылулар. Көн саен диярлек бер-ике бала, баш сөягенә зыян килеп, хастаханәгә китерелә. Былтыр тугыз бала биеклектән егылып төшеп вафат булган иде. Кызганыч, каты имгәнүчеләр шактый. Бу автотранспортның артуы, балаларның гаджетлардан аерыла алмавына да бәйле. Заманча технологияләр ярдәмендә табиблар балаларны аякка бастыра. Шулай да ахырдан бик озак: айлар, еллар буе дәваланырга туры килә. 2017 ел - Имгәнүләрне һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү елы дип игълан ителде. Безнең Амбулатор травматология һәм ортопедия үзәге табиблары балалар имгәнүләрен кисәтүдә туктаусыз эшли: методик кулланмалар әзерли, дәвалауның яңа ысулларын эзли, ата-аналар белән сөйләшүләр алып бара, - ди Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат үзәге җитәкчесе Светлана Шканова.
Белгечләр тәрәзәләрне ача торган чорда балаларга аеруча игътибарлы булырга кирәклеген кисәтә. Куркынычсызлык өчен тәрәзәләргә бала ача алмаслык махсус фиксаторлар куярга, тимер рәшәткәләр урнаштырырга, тәрәзәгә менәргә мөмкинлек тудырган җиһазларны ераграк тотарга, әлбәттә инде, балаларны игътибарсыз, караучысыз калдырмаска киңәш итә.
2016 елда төрле имгәнүләрдән 85 бала вафат булган. Аларның 64,7 проценты - малайлар.
http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X