Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Керкәле балалары әнә ничек күңелле ял итә лагерьда (ФОТОЛАР)

Керкәле мәктәбенең “Карлыгач” лагеренда ял итүче балалар өчен быелгы җәй аеруча истә калыр, мөгаен.  Шөгердәге нефть музеена барып, бик күп хис-кичерешләргә баеп кайткан алар.



Мәктәп яны лагере начальнигы Гөлназ Алтынбаева әйтүенчә, экскурсия әти-әниләр ярдәме белән оештырылган. Үземнең дә  барганым юк иде, бик ошады, ди. Ә балалар музейдан кайтып җитүгә тагын барыйк әле, дип аптырата башлаганнар.  


Лагерьга башлангыч сыйныфта белем алучы 8 бала йөри. Көннәре зарядка ясаудан башлана, иртәнге ашны ашап алганнан соң, һәр көнне берәр шөгыль белән мәшгульләр.

Мәсәлән, бер көнне сулыкларда, юлда, интернет киңлекләрендә куркынычсызлык турында сөйләшкәннәр. Авыл буйлап экскурсия оештырганнар, уйнаганнар,

Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйль абый Сафуановны очратып, аның белән истәлеккә фотога төшкәннәр. Күңелле бит, ә иң мөһиме телевизор, компьютер каршында утырмыйлар, бер-берсе белән аралашып, күңелле ял итәләр. 

Гөлназ Алтынбаева фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев