Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Керкәле әниләре лекция тыңладылар, эштән соң ничек ял итәргә кирәклегенә дә төшенделәр

“Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре шәһәр һәм районда яшәүче халык белән тыгыз эшли. Керкәле авылында “Исток-Башлангыч” белгече Лиана Габидуллина “ЛОГОС” үзәге белән берлектә биредә яшәүче хатын-кызлар белән очрашу уздырды.


Әлеге очрашу “Демография” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында үтте.

Педагог-психологлар Диләрә Мортазина белән Анастасия Антипова әни төшенчәсе турында сөйләделәр, бала туу мизгелләре хакында да сүз булды. Шулай ук тәрбия өлкәсе буенча да сөйләштеләр. Лекция әңгәмә рәвешендә барды, әниләр сорауларына җавап алдылар, аларга  тәкъдимнәр дә җиткерделәр.

Очрашу ахырында психолог Диләрә Мортазина релаксация буенча тренинг үткәрде, авыр эш көненнән соң өйдә ничек итеп ял итәргә кирәклеге турында аңлатты, шулай итеп әниләр бик файдалы очрашуда булып китте.

 

Фотолар: Лиана Габидулина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев