Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

КФУның «Аһәң» хоры Тукай метро станциясендә #МинемТукай135 флешмобын башлап җибәрде

Флешмобта катнашуның төп шарты — Габдулла Тукай белән бәйле урында видеоязма төшерү.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Аһәң» хоры татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләреннән «Габдулла Тукай» метро станциясендә тезмә башкарды.

«Барлык теләүчеләр Тукай әсәрләрен шагыйрь белән бәйле урында видеога яздырып, инстаграмда #МинемТукай135 хештегы белән урнаштырсын иде. Видеоязманың озынлыгы өч минуттан артмаска тиеш», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә институтның тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльвира Закирова.

Оештыручылар әйтүенчә, нәтиҗәләр Габдулла Тукайның туган көне — 26 апрельдә ясалачак.

«Институт хезмәткәрләре иң матур, эчтәлекле, сәнгатьле һәм иҗади видеоязмаларны, иң актив катнашучыларны сайлап алачак һәм аларны диплом белән бүләкләячәк. Видеоматериаллар институтның сайтында һәм вакытлы мәгълүмат чараларында урын алачак», — диде ул.

Флешмоб туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына да багышланган. Оештыручылар татар телен һәм Габдулла Тукай иҗатын танытырга теләүләрен, татар әдәбияты, Тукай иҗатына мәхәббәт уятасы килүләрен әйтте.

«Флешмобта кафедра мөгаллимнәре белән катнашырга уйлыйбыз. Габдулла Тукай белән бәйле урыннар Татарстанда һәм чит илләрдә шактый. Видеоязмаларны шагыйрьгә куелган һәйкәлләр, музейлар булган урыннарда яздыру сорала», — диде КФУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев