Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәрефләр буталмасын

Бер танышым сөйләп тора: “Элмә такталардагы язуларны тәрҗемә иткәндә, рәхәтләнәләр инде “ә” хәрефе белән “э” хәрефен бутап. Син моңа игътибар иткәнең бармы соң? Узең газетта эшлисең”, - диде.


 



Берәр оешма яки учреждениегә кергәндә, ул такталарга игътибар да итмибез шул. Чабабыз да, чабабыз, ишеккә барып төртелгәнче.
Һәр оешма-учреждениегә керү юлында аның исеме һәм эш сәгатьләре күрсәтелгән элмә такта (вывеска) була. Элмә такталар мөһим  функция  үти,  кешеләр урамда йөргәндә, үткән-сүткәндә аларны белешмә укыган шикелле карый. Ул язуларны ике дәүләт телендә тәртипкә китерү буенча республикада да, безнең мунципаль районда да эшләр бара.  «Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм башка телләр турында»гы закон нигезендә, дәүләт телләре барлык эшчәнлектә дә кулланылырга тиеш. Элмә такталарның рус телендә язылган варианты бар, ә менә татарчага тәрҗемә иткәндә никтер алар хаталы килеп чыга.


Чыннан да, оешма-учреждениеләрдәге элмә такталарның татарчасына игътибар итсәң, “ә” хәрефе белән “э” хәрефе буталган. Дөрес, татарча аңламаган кешегә аларның әйтелеше бер төрле кебек. Бәлки, шуның өчен ә кирәк урында э куялардыр.
Кайберәүләр газетта да хәреф хаталары китә бит, дияр. Анысы белән дә килешәм, чөнки хата чүпләп, хәреф тикшереп утыручы кеше юк штатта. Ләкин оешма йөзе булып торган элмә тактада хаталар җибәрү – ямьсез күренеш.


Лениногорскилы Сания апа әйтүенчә, рус язуларын татарчага тәрҗемә итеп куюлары яхшы, “Хата булмыйча тормый инде, иркәм. Иң мөһиме – телгә игътибарны арттырсыннар, татарчасы да булсын”, - ди ул.
Элмә такталар гына түгел, урам исемнәре, юл күрсәткечләре дә ике телдә булырга тиеш. Менә бусы бездә аксый. Ләкин бу һәрвакыт ныклы контрольдә тора. Тиздән Татарстанда "Уңга һәм сулга карагыз" дип татарча язылган юл билгеләре барлыкка киләчәк икән. Бу хакта республика матбугат чаралары язды, Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткән.


 Әлеге язулар җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннарында булачак. Аларны татарлар күпләп яши торган район үзәкләрендә булдырачаклар. Әлеге чараларның кеше гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәк, дигәннәр.


Розалия Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев