Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе атнада Татарстанда 30 градуска кадәр салкын көтелә

ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренгәнчә, 5 февральдә, республика территориясендә көньяк-көнбатыштан килгән актив циклон йогынтысында бик җылы һәм дымлы һава торышы урнашачак.

 

Төнлә бераз кар явачак, шулай ук томан һәм бозлавык булырга мөмкин. Көндез юеш кар яңгырга күчәчәк. Шулай ук көчле җил көтелә, юлларда - көчле бозлавык. Һава температурасы төнлә -4тән +1 градуска кадәр, көндез 0дән +3 градуска кадәр була.

«Җылыту һәм катнаш явым-төшем бина түбәләреннән һәм башка авыш өслекләрдән кар төшүгә китерергә мөмкин», - дип кисәтә синоптиклар.

6 февральдә, шимбә көнне, республикага салкын Арктика һавасы килә башлаячак.

Кар явачак, урыны белән буран һәм секундына 16 метрга кадәр көчле җил көтелә. Һава температурасы 9дан 14 градуска кадәр салкын була, төнлә һәм иртән аязганда кайбер урыннарда -16, -21 градуска кадәр җитә.

Якшәмбе, 7 февральдә, температура фонының кимүе дәвам итәчәк. Төнлә -20.. - 25, көндез -17..  -22 градуска кадәр көтелә. Киләсе атна башында да салкын һава торышы сакланачак.

 

https://tatar-inform.tatar/news/ecology/04-02-2021/kil-se-atnada-tatarstanda-30-graduska-kad-r-salkyn-k-tel-5804099

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев