Реклама
2022 елның 1 гыйнварыннан җанварларны төрле күңел ачу тамашалары өчен куллана торган барлык субъектлар лицензия алырга мәҗбүр ителә.
Бу хакта коллегия утырышында Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев хәбәр итте.
«Җанварларны тамашаларда куллану мәсьәләләре буенча 35 мөрәҗәгать килеп иреште. Прокуратура органнары белән контроль-күзәтчелек чараларын уздырып, федераль закон таләпләре бозылуын ачыкладык», — диде ведомство башлыгы.
Илнур Галиев хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылганын әйтте. «2020 елда хайваннарны тотып карап була торган ике контактлы зоопарк эшен туктатты», — диде ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз