Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кирлегәчтән Минзилә Вәлирахманова күп итеп дару үләннәре җыеп куйган

Табигать безгә шулхәтле күп нигъмәтен бушлай бирә, рәхәтләнеп файдаланырга гына кирәк дигән фикердә тора табигать кочагында төрле үләннәр җыючылар. Шундыйларның берсе – Кирлегәчтән Минзилә Вәлирахманова.


Табигатьнең шифасы бик зур. Чыннан да, даруханәдән учлап дару сатып алып эчкәнче, аяк астында булган үләннәрне файдаланырга кирәк. Һәр дару үләненең файдалы матдәләргә иң бай вакыты була. Ул бер ай яки берничә атна гына дәвам итәргә мөмкин. Минзилә ханым әйткәнчә, үләннәрне май аеннан башлап, Питрауга кадәр, ягъни 12 июльгә җыярга кирәк. Аннан үләннәр тамырлана башлый, ди.

Ә менә әрекмән тамырын нәкъ хәзерге вакытта җыйсаң, яхшы. Әрекмән тамырының чәчләр өчен файдасы бар, ди.


-    Иң күп җыя торган үләннәр: ромашка, шалфей, мәтрүшкә (ике төрлесен, сары һәм зәңгәр), чабыр, меңъяфрак. Боларын кырга, болынга, урманга барып җыябыз. Календула чәчәге дә бик файдалы, микробларга каршы тора. Анысы бар җирдә дә үсә, календула чәчәген дә җыеп калыгыз, дип әйтәсем килә, - ди Минзилә апа.


Аның фикеренчә, 7 төрле үлән кушып ясалган чәйне кыш көне эчеп куйсаң, тәнгә көч кереп киткәндәй була, организм тиз генә авыруларга бирешми. Анда мәтрүшкә, чабыр, карлыган яфрагы, календула, сары мәтрүшкә бераз, бөтнек, ромашка сала икән.
Бакчада үсә торган кара карлыган яфрагы белән кура җиләген дә кушып бергә киптерә.

Үләннәрне җилле, кояш төшми торган урынга куеп киптерә һәм кипкәч, чүпрәк капчыкларга салып куя. Шулай ук пыяла банкаларга салып куйсаң да яхшы була. Пластик савытта сакларга кирәкми.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев