Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Китап” радиосы аша әсәрләрне халыкка җиткерүчеләр елап та ала

“Радиога әсәрне тыңлаучыларга җиткерергә килгән артистлар хискә бирелеп, геройларны кызганудан, жәлләүдән елап та җибәрә”. “Китап” радиосы турында әнә шундый һәм башка бик күп кызыклы мәгълүматлар алдык матбугат очрашуында.



“ТАТМЕДИА”да  “Китап” радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов һәм әдәби тапшырулар мөдире Гөлинә Шәйхи белән матбугат очрашуы үтте. Әлеге сөйләшү-очрашу “Медиамәктәп” проекты кысаларында оештырылды. 2 сәгатькә якын дәвам иткән онлайн-режимдагы очрашуда филиалларның татар телле журналистлары бик күп сораулар бирде, ә кунаклар бик теләп, рәхәтләнеп җавап кайтарды.

“Китап” радиосы узган елда май аенда эшли башлый. Кичке уннан иртәнге 6 га кадәр радио аша халкыбыз арасында яратып укыла торган әдәби әсәрләр, шигырьләр, тарихи романнар да яңгырый. Әлеге радионы мобиль телефонга кушымталар аша йөкләп алып, тыңлап була. Алмаз Миргаязов әйтүенчә, радионы Татарстаннан тыш,  Украина, Канада, Чехия, Испаниядә дә тыңлыйлар, шулай ук Башкортстан да үз аудиториясе бар. Аудитория дигәннән, “Китап”ны иң күп тыңлаучы – хатын-кызлар.

-    “Китап”  радиосын ачканда да без аудиторияне күз алдына китердек. Аватар аудитория дигән термин аша әйтергә мөмкин. Ягъни ул кешенең йөзе, аңа ничә яшь булуы, нәрсә белән мәшгуль, ни белән шөгыльләнә – шуларны бергә туплап, бер кеше образында максатчан аудитория җыеп бирә алабыз.  Димәк, безнең аудиториябез – хатын-кызлар. 35 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Шулай ук бар яшьләр дә, балалар да, 12-13 яшьлекләр, - ди баш мөхәррир Алмаз Миргаязов.

Радионы Лениногорск районында радиоалгычларда тыңлап булмастыр. Аның каравы хәзер бөтен кеше социаль челтәрләрдә утыра.  Хәзерге вакытта радио Инстаграм челтәрендә һәм Тик-токта популяр. Тиз арада инстаграмда 20 меңгә якын  подписчиклар җыйганнар. Радио аша әдәби әсәрләр, матур җырлар тыңларга мөмкин.

-    “Китап” – милли радио. Җырның нигезендә татарча моң, татар калыбы бар икән, ул радио эфирда  яңгырый ала, - ди Алмаз Миргаязов. Ул шулай ук якташыбыз Илсөя Бәдретдинованың күп кенә җырларын радио аша җырлатуларын әйтте, Илсөянең җырлары “формат”, дип белдерде. “Не формат”лар да бар икән.

“Китап” радиосы штатында 3 хезмәткәр эшли. Сөйләшү барышында баш мөхәррирнең җитди кеше, универсальлек принцибы белән эшләүче җитәкче икәне сизелде: Алмаз Таһирович әйтүенчә, хезмәткәрләр универсаль булырга тиешләр, “Төнге 2дә яки 3тә шалтыратып, менә моны куй әле дип әйткәннән соң, хезмәткәр тиз арада башкармый икән, андыйлар кирәк түгел”, - диде. Хәер, үзебез соң, универсальләр түгелмени?

Әдәби тапшырулар мөдире Гөлинә Шәйхинең сәхнәне радиога алыштыруын белдек. Журналистлар кайчандыр Әтнә драма театры артисты булган Гөлинәнең  радиода эшләвенә үкенмиме  икәнлеге белән кызыксындылар.

– Мин  хәзер дә театр караганда минем урыным сәхнәдә булыр иде бит, дип уйлап куям. Ләкин радиода эшләү теләге дә бик көчле. Монда күбрәк тартылдым, - ди ул.  Аның “Кем арбасына утырсам да, үз җырымны җырлыйм” дигән девиз белән яшәвен дә белдек.

Алмаз Миргаязов күңеленә “Сезгә ничек ярдәм итеп була” дигән сорау хуш килгән.
-    Әгәр дә сезнең районда, җирлектә бик матур сөйләүче яки бик матур шигырьләр язучы бар икән, бу хакта безгә дә хәбәр итегез.  Районда булган иҗади  тормышны безгә белдертеп торсагыз, яхшы була. Тәҗрибә күрсәткәнчә, күңелгә үтеп керә торган әсәрләр халык арасыннан чыга. Һәм халык гадилекне ярата, - ди баш мөхәррир.

Милли радионы сез дә тыңлагыз әле. Тиздән “Шәкүр карак” турында тапшыру әзерлиләр, монысы тагын да кызыклы булачак.


#китапрадиосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев