Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кәҗәләренә массаж ясап, памперс кидереп үзе белән йоклата

Арча районының Чөмә-Елга авылында яшәүче Гатиятовлар өчен мал гына түгел, гаилә әгъзасына әйләнгән кәҗәләр.

Терлек турында бу дәрәҗәдә борчылып, назлы итеп сөйләгәннәрен ишеткәнем юк иде. Фирдия апа гомер буе колхозда эшләгән. Ире Рифкать абый белән бер атна дигәндә парлашканнар. “Шимбә күрде, чәршәмбе сорарга килде, атна азагында никах укыттык”, — дип сөйли җор телле Фирдия апа. Менә инде 56 ел тигез гомер кичерәләр. Ике балалары, ике оныклары бар.

— Хәзер ике малай, бер кыз үстерәбез, — дип елмаялар. Кәҗә бәтиләре турында әйтүләре икән. Башта сыер асраганнар. Тик олыгайгач (Рифкать абыйга — 85, Фирдия апага 76 яшь), 15 еллап инде кәҗәләр тоталар. Ана кәҗәгә 5 яшь. Көненә 3,5 литр сөт бирә икән.

— Биш минутта сепаратордан чыжылдатып каймак чыгартам, эремчеге бик тәмле була, корт та ясыйм. Сөтен эчәбез, бик файдалы, яман шешне кисәтә дип тә әйтәләр, — ди Фирдия апа. Матуркай ел саен 3-4 бәти китерә. Салкында туңмасын өчен, Фирдия апа ире белән аларны чиратлап саклый. Хәлсезрәк булгач, кыш буе берсен өйдә тотканнар.

— Памперс кидереп, гел янымда йоклаттым. Кәҗәнең имчәге икәү генә. Шуңа да ашаганда бәтиләр үзара сугышмасын, бер-берсенә комачауламасын өчен, сөтне савып, барысына да тигез итеп шешәдән имезәм. Аларны бала караган кебек тәрбияләргә кирәк, — ди әңгәмәдәшем. Кәҗәләргә теләсә нәрсә ашатырга ярамый икән.

— Алар йомшак печән ярата. Бакчада люцернаның бөреләнгәнен көтеп торабыз да, коры таякка калганчы, Рифкать чалгы белән чаба. Тал ботакларын да турап бирәбез. Анда файдалы каротин матдәсе күп икән. Матуркайларым чыршы ботакларын, Америка өрәңгесен дә теләп ашый. Хәзер кара ипи, печән бирәм. 1 чиләк җылымса суга 1 аш кашыгы тоз салып эчерәм, — ди Фирдия апа.

Авылда көтү юк, шуңа да кәҗәне арканларга кирәк. Монда аерым кагыйдәләрне истә тоту мөһим. Шук кәҗәләр бер-берсенә зыян салмасын өчен, араларын бер метр чамасы калдырып бәйләсәң яхшырак. 

Эльвира МОЗАФФАРОВА Ирек мәйданы .

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=33041

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев