Корбан бәйрәмен үткәрү форматы ничек булыр?
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча республика оператив штабы алда торган Корбан бәйрәмен оештыручыларга карата таләпләр билгеләячәк.
ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шул хакта хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә, чара башланырга җиде көн кала аны оештыручылар республика оператив штабына тиешле гариза бирергә тиеш.
«Хат оператив штабка килү белән, алар аны Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) куйган таләп нигезендә караячак. Бу ачык һава, битлек кию һәм башкаларга кагылышлы таләп булырга мөмкин. Әлеге күрсәтмәне алганнан соң, чараны үткәрергә мөмкин булачак», - дип аңлатты Галимова.
Быел Татарстанда Корбан бәйрәме сишәмбе көнне, 20 июльдә узачак. Республикада ул ял көне булачак.
фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев