Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коронавирус: шаярмагыз, лениногорскилыларга коронавирусны профилактикалау буенча

Коронавирус 100дән артык илдә таралган. Шуңа да чит илләргә чыгуны кичектереп торырга кирәк.

Кызганыч, кайбер кешеләр үзләрен, башкаларны куркыныч астына куеп, сәяхәт итүне кулайрак күрә. Әмма коронавирус белән шаярырга ярамый. ОРВИның бер төре булса да, бу авыру кеше гомеренә куркыныч тудыра. Якыннарыбызга һәм үзебезгә карата кайгыртучанлык күрсәтик.

Коронавируска каршы көрәш буенча төзелгән Республика штабы, ТР Президенты фәрманы буенча,   13 марттан 15 апрельгә кадәр республикада махсус режим кертте. Халыкара чаралар соңрак үткәреләчәк.  Спорт матчлары да тамашачысыз гына узачак,  мәдәни чаралар да күчте. Планлаштырылган гастрольләр, концертлар, әгәр дә   оештыручылар  барлык таләпләрне дә үтәсә һәм тамашачыларның сәламәтлекләре өчен җаваплылыкны үз өсләренә алсалар гына үтәчәк.

Штаб хезмәткәрләре  Татарстанда яшәүчеләргә чит илләргә бармаска куша. Язгы каникулларда бигрәк тә. Баласының сәламәтлеге турында уйлаган кеше моны үзе үк  тә эшләми. Ә инде инфекция теркәлгән территорияләрдән кайтучыларга Роспотребнадзор  хезмәткәрләренә кайтуыңны, барган җиреңне, контактларыңны хәбәр итәргә кирәк.

Моның өчен  республикада тәүлек  буе “Кайнар линия” телефоны эшли: +7(843)296-02-24.

Профилактика чаралары:
-  шәхси гигиена таләпләрен үтәү;
-  бер тапкыр файдалана торган медицина битлекләрен куллану;
-  медицина хезмәткәрләре өчен шәхси саклану чараларын күрү;
-  дезинфекция чараларын уздыру;
-  авыруларны махсус транспорт ярдәмендә йөртү.

Дезинфекция үткәрү өчен вируслы инфекцияләргә карата кулланырга рөхсәт ителгән чаралар, дезинфекцияләүче матдәләр кулланыла.

Дезинфекцияләнергә тиешле урыннар:

  •     бинадагы барлык өслекләр;
  •     ишек тоткалары;
  •     тәрәз төпләре;
  •     тумбочкалар, өстәлләр;
  •     уенчыклар;
  •     автомобиль салоны;
  •     авыручы булган очракта, ул кулланган барлык савыт-саба.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев