Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куакбашта туып-үскән шагыйрә Минзифа Хөснетдинова халыкчан шигырьләре белән сөендерә

Уйларны туплап, күңел хисләрең тулганда, шигырь язудан туктап булмый икән, ди якташ шагыйрәбез Минзифа апа Хөснетдинова.  Бүген аңа 90 яшь тулды.


Хәзерге көндә ул Әлмәттә яши. Аның беренче шигырьләре  авыр тормыш газабыннан, йөрәк әрнүе булып туган. Туган авылы – Куакбаш мәктәбенең 7 классын тәмамлагач, Бөгелмәгә укытучылар курсына укырга керә. Тик укырга насыйп булмый, Бөек Ватан сугышының иң авыр еллары, ашарга юк, колхозга эшче куллар кирәк, нинди уку кайгысы булсын ди инде. Тик Минзифа апаның уку теләге көчле булганга, моның белән килешә алмый, колхоз эшендә, утауда йөргәндә күңеле тынычлык тапмый. Әнә шул йөрәк әрнүләре шигырь булып туа. Бу 1946 ел була.

Шуннан тугыз ел дәвамында шигырьләр яза, ләкин кемгә дә булса күрсәтергә оялган. Җитмәсә, әнисе Гайшә апа да шигырь язганын күрсә,  “Утырма әле шайтан сабагы белән мавыгып, керосин яндырып” дип ачулана торган булган. Шулай итеп күп кенә иҗат җимешләре дә югала, язуын да туктатып тора.


Тормышка чыгып, Әлмәттә яши башлагач, шәһәрнең матурлыгына тәэсирләнеп тагын шигырьләр иҗат итә һәм республика басмасына җибәрә. Анда басылып чыккач, Минзифа апа канатланып, тагын иҗат итә башлый. Әлмәттә ул Клара Булатова, Разим Вәлиуллин белән якыннан таныша. Клара апа шигырьләренә уңай бәя бирсә, Разим абый китаплар чыгаруда ярдәм итә.

Минзифа Хөснетдинованың беренче китабы -  “Ана йөрәге” 1999 елда дөнья күрә. Аннан “Ана бәхете” дигән китабы 2002 елда дөньяга чыга.  Бу китаплар икесе дә Рафаил Төхвәтуллин исемендәге бүләккә лаек була. “Ана язмышы” дигән өченче китабы да укучылар күңеленә барып ирешә. Минзифа апаның 80 яшенә Разим Вәлиуллин “Йөгерек уйлар” дигән китабын чыгарып, зур бүләк ясый.


Минзифа апа 1955 елдан бирле Әлмәттә яши. Ире Нәҗип абый “Әлмәтнефтьнең” буровоенда эшләгән, үзе исә «Татнефть»тә 23 ел гардеробщица булып хезмәт иткән. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Якташыбыз иҗатында туган якка сагыну хисләре, аңа карата хөрмәт хисләре сугарылган. Шулай ук хикәя-проза әсәрләрен дә тормышчан итеп, гади телдә, халык күңеленә якын итеп яза белә.

Үзе бу турыда болай ди: 
-    Шулай бервакыт минем хикәяләремне укыган бер ханым мөрәҗәгать иткән иде, сез бу хәтле хәл-вакыйгаларны кайдан табып бетерәсез, ди. Мин аңа беркайдан да алмыйм, күңелдә булганны гына язам, вакыйгаларны эзләп йөреп булмый дип җавап бирдем.


Минзифа апаны 90 яшьлек юбилее белән котлап, аңа исәнлек, тыныч тормыш, укучыларын халыкчан шигырьләре белән киләчәктә дә сөендереп торуын телибез.

Розалия Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев