Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күрше районда улы әтисен кайчы белән үтергән

Азнакайда яшәүче кеше әтисен үтерүдә шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, 30 октябрь төнендә 26 яшьлек ир-ат әти-әнисендә кунак була. Кайсыдыр бер арада алар арасында тавыш чыга, нәтиҗәдә улы 75 яшьлек әтисенең күкрәк читлегенә кайчы һәм пычак белән кадый. Нәтиҗәдә, ир-ат шунда урында ук үлә.

26 яшьлек ир-ат җинаять кылуда катнашын таныды. Тикшерүчеләр якын арада аны сак астына алу турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

"В.Т."

Фото:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев