Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кырым белән Лениногорск арасы якыная: хезмәттәшлеккә кул куелды (ФОТОЛАР)

Лениногорск районы делегациясе Севастопольдә булды, анда ул шефлыкка алган «Адмирал Макаров» корабында үткәрелгән тантаналы чарада катнашты.


Делегация составында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков, Аппарат җитәкчесе Наил Шәйхетдинов,  шәһәр һәм район хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов һәм бүлек начальнигы Людмила Столярова бар иде.

«Адмирал Макаров" - Россия Кара диңгез флоты коралларында торучы 11356 проектының өченче фрегаты. Корабль су асты корабларының 30 нчы дивизиясе составына керә. Ул Россия император флоты вице-адмиралы Степан Осипович Макаров хөрмәтенә аның исеме белән аталган.

Лениногорск районы делегациясе «Адмирал Макаров» фрегатының хәрби частендә булды, Хәрби-Диңгез Флоты көнен бәйрәм итүдә катнашты, Татарстаннан һәм Лениногорск районыннан истәлекле бүләкләр тапшырды.

Район башлыгы хәрби часть командованиесе белән шефлык элемтәләрен урнаштыру турындагы килешүгә кул куйды.
Язгы һәм көзге чакырылыш вакытында безнең егетләр Севастополь шәһәренең Кораллы Көчләре сафын тулыландырачак.

Мэриянең матбугат хезмәте

Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X