Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кырым күперенең тимер юл өлеше вакытыннан алда ачылачак

Русиянең транспорт министрлыгы Владимир Путинның Кырым күпере тимер юл өлешенең графиктан алда ачылу буенча  йөкләмәсен үтәячәк, дип белдерде Кырымга эш сәфәре вакытында транспорт министры Евгений Дитрих. 


Сочида 16 майда узган Гомумхалык фронтының медиафорумында Владимир Путин Кырымдагы азык-төлеккә булган югары бәяләр проблемасы белән таныш булуын белдерде. Һәм властьлар бу мәсьәләне хәл итү өстендә эшли дип белдерде.

Шул ук вакытта дәүләт лидеры  Кырым  төбәген үз товарлары белән тәэмин итүне яхшыртуда күпер зур роль уйнаячагын әйтте. Кырым күперенең тимер юл өлешен төзү эшләре вакытыннан алда тәмамланачак һәм үз эшен башлаячак дип ышандырды.

 
19 километрлык Кырым күпере Русия һәм Европада иң озыннардан санала. Күпернең автомобиль өлеше узган елның май аенда эшли башлады. Күпернең тимер юл өлешендә исә төзелеш эшләре дәвам итә. Аны ачу 2019 елның декабренә билгеләнгән иде. 


Автор: Ә.Шакирҗанова.
Чыганак: ТАСС

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t-m-iktisad/kyrym-k-perene-timer-yul-leshe-vakytynnan-alda-achylachak/?clear_cache=Y

Фото:  Сергей Мальгавко/ТАСС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев