Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе тоннага якын икмәкне сатудан алган

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 2018 елның беренче яртыеллыгында 956 кг икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләрен сатудан алган. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

 

2018 елның беренче яртыеллыгында сатудан алынган икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре 2017 елның шушы чорында алынганнардан беразга күбрәк. Ул чакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре 950 кг сыйфатсыз продукцияне сатудан алган булган.

2018 елның гыйнвар — июнь айларында 80 партия икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре куллануга чыгарылмады. Сәбәбе – гигиена нормативларына туры килмәү, куллану вакыты чыгу, саклау шартлары бозылу һәм сатылучы товар турында тулы, дөрес мәгълүмат булмау.

Алты ай эчендә лаборатория тикшерүен икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләренең 2,5 меңнән артык пробасы узды. Физик –химик күрсәткечләргә туры килмәү теркәлмәгән.  

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/14/169681/

ФОТО: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев