Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Латыповлар гаиләсе өчен беренче чиратта - гаиләдәге татулык

Тимәш авылында яшәүче Лилия Латыпова үзенең гаиләсе турында яратып, җылы итеп сөйли. Чыннан да, гаиләдә татулык, бер-береңә хөрмәт, ярату булганда гына башка өлкәләрдә дә уңышка ирешергә буладыр. Латыповлар гаиләсе моның ачык мисалы.

 

Латыповларның өйләренә узганда, борынга иң беренче искиткеч тәмле бәлеш исе килеп керде. Аннары сөйкемле карашлы хуҗабикә үзе дә күренде. Гаилә көндезге ашка әзерләнеп йөри икән.

Гаиләләре зур, тормыш иптәше Марсель белән Лилия дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Өйләнешкән елларда Латыповлар башта бер бүлмәле фатирда яшәгәннәр. Беренче уллары Данияр тугач, үз йортлары турында уйлана башлыйлар. Шулай итеп, гаилә Тимәш авылында төпләнә. Бераздан икенче уллары Дамир да туа.

Бүгенге вакытта йортлары зур, ике катлы итеп ясалган. Күмәк тырышлык белән аны бар яктан да уңайлы итеп җиткергәннәр Латыповлар, әле дә өйләрен матурлыйлар, төзекләндереп торалар. Зур терәкләре булып ике уллары да үсеп буйга җиткән инде. Ә биш ел элек гаиләдә көтеп алынган шатлык булып, кызлары Аделина да дөньяга килә, ә аннары тагы бер уллары Тимур туып, гаиләне тагы да бәхетле итә.

Олы уллары Данияр Самара политехника университетында укый, Дамир -мәктәптә, сигезенче сыйныфны тәмамлый. Ә кечкенәләр Аделина белән Тимур, аларга 5 һәм 3 яшь тула, балалар бакчасына йөриләр.


“Балаларның яшь арасында аерма шактый. Беренчеләрен үстергәндә үзебез дә, гаиләбез дә яшь иде, алар белән бергә үстек, чыныктык. Ә инде хәзер гел икенче төрле, яшебез дә бар, тәҗрибә дә. Балаларны үстерү, тәрбияләүне икенче төрлерәк кабул итәбез. Хәзер тормыш җитеш, балалар өчен кирәк-яракның ниндие генә юк. Вакыт та җитәрлек. Бөтен игътибарны биреп, тәмен белеп үстерәбез, һәрбер мизгелне хәтергә сеңдерергә тырышабыз,” – ди күпбалалы әни.

 

Тулысынча "Заман сулышы" газетында.

Гөлназ Хәйретдинова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев