Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск акробатлары Халыкара ярышларда көмеш приз яулады

Лениногорскиның спортчы акробатлары шушы көннәрдә бик җитди, дәрәҗәле көч сынашуларда булып кайттылар. Октябрьск шәһәренең спорт сараенда, спорт акробатикасы буенча Халыкара һәм Бөтенроссия ярышлары узды.

Бәйгедә Россия төбәкләренең республикасының акробатика мәктәпләреннән, спортның бу төрендә иң осталар булган 390 акробат катнашты.

Россиянең 12 регионын - Татарстан, Башкортостан, Пермь крае, Воронеж, Киров, Мәскәү, Новгород, Омск, Самара, Свердловск, Ярославль өлкәләре һәм Санкт-Петербург командалары тәгъдим итте. Татарстан республикасы өчен әлеге зур ярышларда Лениногрскиның өч кыздан торган акробатика төркеме чыгыш ясады.

Якташларыбыз Динара Низамиева, Амалия Низамова һәм Элина Сәлахова Халыкара турнир призына көч сынаштылар. Өч көн буена дәвам иткән киеренке көрәштә, безнең кызлар ныклы ихтыяр көче күрсәтеп, үзләренең чын мәгънәсендә акробатика осталары булуларын тагын бер тапкыр дәлилләделәр. Лениногорск кызлары – Халыкара ярышларның бронза призына ия булдылар. 

Халыкара ярышлар белән бер үк вакытта узган, Александр Дергунов истәлегенә үткәрелгән Бөтенроссия ярышларында да, безнең кызлар өчлеге тагы да зуррак уңышка иреште. Алар 14 яшьтән алып аннан зуррак кызлар төркемнәре арасында  бәйгенең көмеш бүләген яулап алды. Кечерәк яшьтәгеләр төркемнәрендә Лениногорскиның тагын бер акробатика өчлеге көмеш приз яулап алуга иреште.

Әлеге өчлеккә Ариана Галәмова, Элина Сарыймова һәм Дарья Неустроева керә. Шул ук яшьтәгеләр арасында өченче урынны Дарина Вәлиәхмәтова, Дарья Кузьмина һәм  Милана Эзековадан торган төркем яулады. Ярышларда шәһәребезнең катнаш парлары да уңышлы чыгыш ясады. Ганджина Азизова һәм Даниил Фазлыев көмеш медальләрне алуга ирештеләр. 

Белешмә
Александр Дергунов-спорт акробатикасы буенча СССР спорт мастерлыгына кандидат, күп еллар бу спорт төре буенча Октябрьск шәһәр Федерациясен җитәкләгән. Ул акробатларга һәм спортның бу төре үсешенә зур ярдәм күрсәткән меценат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X