Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ишегалларында халык дружиначылары барлыкка килергә мөмкин

Бу турыда шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова җитәкчелегендә ТОС белгечләре катнашында үткән киңәшмәдә сөйләштеләр. Әлеге дружиначылар үз микрорайоннарындагы тәртипне саклаячак. Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Александр Алексеев әлеге эшнең кирәклеген аңлатты Һәм территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе хезмәткәрләрен аны төзү үзенчәлекләре белән таныштырды. -Һәр ТОСта актив һәм битараф булмаган кешеләрдән торган...

Бу турыда шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова җитәкчелегендә ТОС белгечләре катнашында үткән киңәшмәдә сөйләштеләр. Әлеге дружиначылар үз микрорайоннарындагы тәртипне саклаячак.
Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Александр Алексеев әлеге эшнең кирәклеген аңлатты Һәм территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе хезмәткәрләрен аны төзү үзенчәлекләре белән таныштырды.
-Һәр ТОСта актив һәм битараф булмаган кешеләрдән торган Советлар эшли. Үз ишегалларында тәртип урнаштырырга да ярдәм итәргә теләүче кешеләр табылыр. Ә ишегалдында тәртип булу - ул шәһәрдә тәртип булу, дигән сүз, дип йомгак ясады Гөлфирә Мәҗитовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев