Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск хакимияте социаль челтәрләрдәге шикаятьләргә җавап бирде

Лениногорскилылар ВКонтактедагы "Типичный Лениногорск" төркемендә зур, биек булып үскән агач ботаклары проблемасына зарланган.

 

"Күп катлы йорт тәрәзәләре һәм балконнары каршында үскән каен ботакларын кисәргә  кирәк. Каен тулысынча көндезге яктылыкны каплый, көндез фатирда ут кабызабыз. Ике атна элек "ИДАЛ" җәмгыятенә гариза бирдем, үзгәрешләр юк, АГП машинасы килмәде», - дип  социаль челтәр аша Лениногорск кешесе мөрәҗәгать итә.

Шәһәр Башкарма комитеты хезмәтләр белән берлектә шикаятьне карады. Соңыннан «ИДАЛ» хезмәт күрсәтүче оешма көче белән Краснокамская урамы, 5нче йорт адресы буенча агач ботаклары киселгән.

Чистарту һәм төзекләндерү буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итә аласыз.  8(85595) 5-06-12 (приемная).


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев