Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллинның бүген - гомер бәйрәме

Шул уңайдан хезмәттәшләре җылы теләкләрен, кайнар котлауларын җиткерәләр.

Хөрмәтле Вагиз Сәмиулла  улы Санатуллин! Сезне гомерегезнең күркәм бәйрәме – юбилеегыз белән чын күнелдән ихлас тәбрик итәбез!

Тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, гадел, тырыш һәм намуслы җитәкче, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы олы йөрәкле кеше  Сез!

Көчле энергетикагыз, һәркемгә барып җитә торган кайгыртучанлыгыгыз, кәефне күтәрә торган җылы сүзләрегез, киңәшләрегез, нинди генә кыен очракта да зирәк һәм акыллы чишелешләр таба белүегез, эзләнүчән, гел алга — яңалыкка омтыла торган тынгысыз холкыгыз, сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез зур хөрмәткә лаек. 

Матур гаилә башлыгы, тормыш иптәшегезнең терәге, яраткан балаларыгызның таянычы, туганнарыгыз өчен төп нигез тоткасы булып яшисез.

Алдагы көннәрегездә дә Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез тыныч тормыш, гаилә тигезлеге, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы, эшегездә зурдан-зур уңышлар телибез! Сез төзегән һәм бүгенге көндә җитәкләгән кораб, төрле киртәләрне узып, бары тик дөрес агым белән генә алга йөзсен!

Ихтирам белән Лениногорск  районы мәгариф идарәсе хезмәткәрләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев