Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы Башлыгының мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлавы

Хөрмәтле Лениногорск районы һәм шәһәре мәдәният хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Бу көнне иҗади, мавыгучан, инициативалы кешеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу бәйрәмнең барлыкка килүе - сезнең иҗади хезмәтегезнең танылуын һәм зур әһәмияткә ия булуын дәлилли.

Мәдәният үсеше дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Лениногорск районы мәдәният өлкәсенең төрлелеге һәм үзенчәлеге белән хаклы рәвештә горурлана ала. Авыл клублары, муниципаль китапханәләр һәм мәдәният йортлары эше зур әһәмияткә ия, алар хезмәтеннән районның һәр кешесе файдалана ала. Мәдәният кешенең дөньяга карашын, аның әхлакый принципларын формалаштыра. Сезнең тырышлыгыгыз, һөнәрегезгә тугрылык нәтиҗәсендә мәдәни традицияләрне саклап калу бара, буыннар арасында ышанычлы элемтә тәэмин ителә. Сезнең эшегез әхлак һәм патриотизм тәрбияләү өчен юнәлеш булып тора.

  Шулай ук үз эшен иҗат белән бергә алып баручы һәм сәнгать потенциалын тормышка ашыручы мәдәният ветераннарына һәм сәләтле башка һөнәр ияләренә дә рәхмәт белдерәбез. Бу бәйрәм көнендә чын күңелдән Сезгә яңа һөнәри җиңүләр һәм иҗади озын гомер, илһам һәм иң кыю идеяләрне тормышка ашыруыгызны телибез.

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

 

 

Р. Г. Хөсәенов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев