Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районына промышленность мәйданчыклары эшен активлаштырырга кушылды

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорск районы җитәкчелегенә инвесторлар эзләргә һәм промышленность мәйданчыклары эшен активлаштырырга тәкъдим итте. Бу хакта республика парламенты башлыгы район Советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

 

«Районда эшмәкәрләр белән эшләүнең яхшы формалары табылды. Әмма, сәнәгать җитештерүе күләмен киметмәс өчен, инвесторларны активрак эзләргә һәм сәнәгать мәйданчыкларын йөкләргә кирәк», — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы ассызыклаганча, узган ел нәтиҗәләре буенча муниципалитетларның социаль-икътисади үсеше рейтингында Лениногорск районы, тугыз позицияне югалтып, 45нче урынны алган. Аның фикеренчә, җитәкчелеккә булган резервларны эшкә җигәргә кирәк, ә моның өчен районда бөтен кирәкле шартлар тудырылган, шул исәптән үсеш алган инфраструктуралы алты сәнәгать мәйданчыгы бар.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото:https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев