Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында сугыш ветераннарының яшәү шартларын тикшерү дәвам итә

1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» хезмәткәрләре тарафыннан сугыш ветераннарының яшәү шартларын тикшерү, социаль паспортларны актуальләштерү эшләре дәвам итә.

 

Тикшерү һәр сугыш ветераны турында тулы мәгълүмат җыю - яшәү урыныннан алып социаль хезмәт күрсәтүләргә кадәр алып барыла. Социаль паспортларда Бөек Ватан сугышы ветераннарының тормыш сыйфатын яхшырту буенча теләк-кисәтүләре дә кертелә: матди ярдәм күрсәтү, торакны ремонтлау, дәвалау, техник тернәкләндерү чаралары, санатор-курорт юлламалары, социаль хезмәтләр күрсәтү, волонтерлар ярдәме күрсәтү.

989 кешедә тикшерү булачак. Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, толлар, тыл хезмәтчәннәре дә бар.

Йортта йөрү барышында үзәк хезмәткәрләре шулай ук янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар уздыралар. Ветераннар белән әңгәмәләр үткәрелә һәм янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр таратыла.

Э.Б. Минхайрова, ОНСО белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев