Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск әти-әниләре БДИ тапшырды (+ФОТОЛАР)

Россиякүләм акция кысаларында Лениногорск әти-әниләр өчен рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде.

 

Шәһәрдәге 7нче мәктәпкә имтихан тапшырырга җыенган укучыларның әти-әниләре килде.

Акциянең максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.

 Чын имтихан шартларына якынайтып, катнашучылар “металлэзләгеч” аша уздылар. Аннан аудиториягә кергәч, оештыручылар БДИның узу тәртипләрен сөйләделәр, бланкларны ничек тутырасын тәфсилләп аңлаттылар. Контроль-үлчәү материалларын принтер аша чыгарып, имтихан тапшыручы ата-аналарга тапшырдылар.

Дөрес, биремнәрнең кыскартылган вариантын эшләделәр.

- Балаларыбыз тиздән БДИ бирәчәк. Алар үтәсе юлны шәхсән үзебездә сынап карау безнең өчен бик файдалы булды. Үзебезнең укып чыккан вакыттагы имтихан бирүләребез әлегедән аерылса да, мәктәп еллары искә төште, -дип уртаклаштылар әти-әниләр.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин да бердәм дәүләт имтиханы алдынннан әти-әниләрнең бала өчен төп таянычы булуын билгеләп узды.

Тулырак "Заман сулышы" сайтында укый аласыз

Розалия Мостафина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев