Лениногорск ЗАГС бүлегенә экскурсиягә килделәр
11 нче гимназиянең мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар Никахлашу сараенда булдылар.
Очрашуда балалар Петр 1 указыннан бүгенге көнгә кадәр Россия ЗАГС органнары тарихы турында белделәр. Укучылар ЗАГС дигәч, күпчелек очракта язылышу тантанасы үткәрәләр дип уйлый. Тик бу алай гына түгел.
Мәсәлән, гражданлык хәле актларын теркәү органнары дистәдән артык дәүләт хезмәте күрсәтә – менә бу укучылар өчен яңалык булды. ЗАГС хезмәткәре “ЗАГС кеше туганнан алып аның соңгы көненә кадәр янәшә бара”, дип сөйләде.
Барлык мәгълүматлар да 70 елдан артык бүлек архивында саклануын белделәр. Очрашу әлеге учреждениенең бүлекләре буенча экскурсия белән дәвам итте. Архив: киштәләр, китап төрләре һәм аларның саны, кара белән язылган язулар балаларда зур кызыксыну уятты. Очрашу истәлекле фоторәсемнәр белән тәмамланды, дип хәбәр итә бүлек хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев