Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Балалар поликлиникасы ачылды (ФОТОЛАР)

Лениногорскида Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән булып китте. Ул Балалар поликлиникасын ачу тантанасында, күпьеллык үлән орлыкларын чистарту һәм эшкәртү заводында булды. Соңыннан районның йомгаклау сессиясендә катнашты.

 

 

Хәзер балалар поликлиникасы яңа урынга күчте, элеккеге хатын-кызлар консультациясе бинасында. Әлеге поликлиника – лениногорскилылар өчен күптән көтелгән шатлыклы вакыйга.

Кутузов урамында урнашкан поликлиниканың нинди хәлдә икәнен шунда йөрүчеләр белделәр инде. Яңа балалар поликлиникасы тышкы яктан да, эчке яктан да бик матур. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин поликлиниканы уңай яктан бәяләде, табибларга уңышлы эшләр теләде, яңа бина белән котлады, шулай ук хезмәткәрләр штатын киңәйтү ягын карарга кушты. Хәзерге вакытта поликлиникада 17 табиб, 62 урта медицина хезмәткәрләре эшли. ЛОР-табиб, эндокринолог, невролог, педиатр белгечлекләренә ихтыяҗ зур.

Яңа бинада авыру балаларны кабул итү өчен аерым керү юлы ясалган, видеокүзәтү эшли, рентген аппараты куелган, шулай ук физиотерапевт кабинеты эшли. Биредә тулысынча капремонт башкарылган: тәрәзәләр, ишекләр яңалар куелган, эчке инженерлык челтәрләре, сантехник приборлар, идән япмасы алыштырылган.

Белешмә өчен кабинет бар, хәтта балалар өчен уен бүлмәсенә кадәр ясалган. Отоларинголог, офтальмолог кабинетлары заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Фәрит Хәйрулла улы табиб-педиатр Марина Гричановскаяга  Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды.

Поликлиника үз эшен яңа адрес: Садриев урамы, 20нче йорт буенча дәвам итәчәк.

Розалия Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев