Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида – Хәтер көне узды

Мәңгелек ут янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үтте. Күкрәгенә орден-медаль таккан ветераннар шактый җыелган иде анда. Ветераннар белән бергә, митингка предприятие һәм оешма җитәкчеләре, мәктәп укучылары килгән. Бөек Ватан сугышына районыбыздан 12 меңгә якын кеше китә. Шуның 5 меңгә якыны кире әйләнеп кайтмый. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр...

Мәңгелек ут янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үтте. Күкрәгенә орден-медаль таккан ветераннар шактый җыелган иде анда.
Ветераннар белән бергә, митингка предприятие һәм оешма җитәкчеләре, мәктәп укучылары килгән. Бөек Ватан сугышына районыбыздан 12 меңгә якын кеше китә. Шуның 5 меңгә якыны кире әйләнеп кайтмый. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк : "Җиңү көнен бүләк итүчеләр безнең хәтердә мәңге уелып калыр", диде. Ветераннарга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Ветеран-журналист Каниф Хәкимов сугыш вакытында үткән яшьлек елларын искә алды. Соңыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алып, бер минут тынлык игълан ителде, Мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: митинг