Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида М. Моряков исемендәге конференциядә 140 катнашучы булды

Яшь эзләнүчеләр фәннәрне адымлап өйрәнә. Фәнгә адымнар катлаулы. Лениногорскиның 2нче мәктәбендә узган М. Моряков исемендәге фәнни-практик конференциядә эзләнү эшләре алып баручылар фәнгә таба 17 ныклы, ышанычлы адымнар ясады.


Менә 17 ел дәвамында Лениногорскиның Мактаулы гражданины Михаил Моряков истәлегенә багышлап уздырылучы республикакүләм фәнни-практик конференция сәләтле, зирәк укучылар, студентларны ачыклый. Шәһәрнең 2нче мәктәбе быел да катнашучыларны кочак җәеп каршы алды. Баш предприятиесе “Лениногорскнефть” идарәсе булган 2нче социаль-педагогик комплекс, 4нче ТОС белән берлектә үткәрелгән форумга Татарстанның 16 районыннан һәм Казаннан киң эрудицияле кызлар-малайлар килде. Быелгы конференция Россиядәге Фән елына һәм Татарстандагы Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды. Узган ел пандемия сәбәпле, онлайн узган иде, ә быел бер-берсен күрүгә, очрашуга, аралашуга шулкадәр шат иделәр.

Конференциянең географиясе дә елдан-ел киңәя. 2нче мәктәп директоры Ольга Платонова әйтүенчә, конференциянең башлангыч елларында мәктәп укучылары һәм якын-тирә районнар гына катнашса, менә соңгы биш елда училище, техникум студентлары да үзләренең эшен яклый.
-    Һөнәри уку йортларында укучы студентлар өчен конференциядә катнашу алга бару өчен бер баскыч, үсеш ноктасы булып тора. Татарстанның иң ерак почмакларыннан да катнашырга киләләр. Быел, мәсәлән, Югары Осланнан, Әгерҗедән бар. 17 ел дәвамында никадәр талантлы балалар үзләренең интллектуаль яктан үсешен ачты. “Лениногорскнефть” идарәсенең 2нче социаль-педагогик комплексына, аның җитәкчесе Рафаил Нурмөхәммәтовка, шулай ук муниципаль район буенча социаль программаларны озату үзәге  җитәкчесе урынбасары Ирек Хәниповка, ул 4нче ТОС җитәкчесе дә булып тора, сәләтле балаларга ярдәм итүләре өчен чиксез рәхмәтле без, - ди Ольга Константиновна.

2нче мәктәпкә килүчеләр ишектән узуга ук фән дөньясына “чумдылар”. Биредә бөек галимнәр образына кереп, укучылар каршы алды. Шулай ук мәктәптә бай эчтәлекле күргәзмә дә әзерләнгән иде. Төрле мәйданчыкларда әйтерсең, рәссамнарның картиналарына “җан керде”, шахмат элементлары белән өзекләр күрсәттеләр. Укучыларның костюмнары да сокландыргыч иде. Бу эштә әти-әниләр дә ярдәмгә килгән. Геологик үзәкнең дә эшләре куелган, Фәннәрне белү кызыксынудан башлана, әнә югары сыйныф укучылары техник, химик тәҗрибәләр ясап күрсәтте.

Тулырак: Заман сулышы" газетында

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев